Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кондратьев: Нәтиҗәле икътисад сайлаучыларда яхшы тәэсир тудыра
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узучы 13 сәгатьлек «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны беренче кунакларны кабул итте.
«Яхшы атмосфера, искиткеч һава торышы, барлык сайлау участоклары да эшли. Безнең Татарстан – Россия Федерациясенең терәк төбәге. Нәтиҗәле икътисад һәм эшләү, уку, яшәү өчен уңайлы шартлар – болар барысы да сайлаучыларда яхшы тәэсир тудыра. Алар бүген иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр сайлауларга киләчәк», - дип белдерде телемарафон кунагы, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Чараның беренче кунаклары Яшел Үзән шәһәреннән Антон һәм Кристина Поповлар булды. Июль аенда Поповлар гаиләсе РФ халык артисты Олег Газманов оештырган «Вместе» патриотик җыр конкурсы нәтиҗәләре буенча Россиянең иң музыкаль гаиләсе дип танылды.
Аннары эфирда Балтач районыннан Зыятдиновлар яшь гаиләсе кунак булды. Алар быел «Россия йөрәге» гаилә учагы утын Идел буе федераль округына алып кайтты. Алар үз районнарында тавыш бирәчәк.
Туры эфирда тамашачыларга һәр сәгать саен унике айфон һәм бер «Лада Веста» автомобиленә ия булучыларның исемнәрен атыйлар. Аларны фотоконкурста катнашучылар ота ала. 2 айфон инде уйнатылды.
Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә иртәнге 7:00 сәгатьтә башланып китте. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.
Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».
100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз