news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кондратьев: Муниципаль депутатларны өстәмә сайлауга килүчеләр 63,11 процент булу куандыра

Кондратьев: Муниципаль депутатларны өстәмә сайлауга килүчеләр 63,11 процент булу куандыра
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Якшәмбе, 10 декабрьдә, Татарстанда муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлау узды. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлау нәтиҗәләрен шәрехләде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Яхшы яңалык. Кичә Татарстанда муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлау узды. Тулаем алганда, өстәмә сайлауда катнашу хокукына республиканың 15 районында 16 меңнән артык сайлаучы ия иде. Якшәмбе сайлауларына сайлаучыларның 63,11 проценты килү куанычлы - муниципаль кампания өчен бу һичшиксез яхшы нәтиҗә, дип саныйм», - диде Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.

«Барлык 116 кандидат да уңышлы гына тәкъдим итү этабын үтте, теркәлде. Аларның активлыгы куандыра, чөнки кайбер участокларда конкуренция бер депутат мандатына 9-12 кеше тәшкил итте», - дип өстәде ул.

«Өстәмә сайлаулар ачык һәм легитим, закон буенча узды. Үзәк сайлау комиссиясенә мөрәҗәгатьләр бары тик мәгълүмати-белешмә характерында гына иде. Сайлау участокларында хокук бозулар теркәлмәде. Алда Россия Федерациясе Президентын сайлаулар. Әзерләнәбез!» - дип йомгаклады Андрей Кондратьев.

Республикада яшәүчеләр шәһәр советларына һәм авыл җирлекләре советларына депутатлар сайлады. Бу сайлау кампаниясе республиканың 15 районында - Әгерҗе, Аксубай, Әлмәт, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Менделеевск, Тукай һәм Ютазы, шулай ук Түбән Кама һәм Нурлат район үзәкләрендә узды.

Татарстанда яшәүче 16 меңнән артык кеше өстәмә сайлауда катнашу хокукына ия иде, шул исәптән 290 кеше беренче тапкыр тавыш бирде. 200гә якын кеше тавыш бирү барышын күзәтте: бу – сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре, депутатлыкка кандидатлар, Татарстан Иҗтимагый палатасы, гражданнар җәмгыяте институтлары вәкилләре. Сайлау участокларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә эшләде. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә тавыш бирүне яктырту өчен 18 төбәк матбугат чарасыннан 50дән артык журналист аккредитацияләнде.

10 декабрь көнне Татарстанда яшәүчеләрдән Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар элемтә телефонына 67 мөрәҗәгать керде. Алар барысы да мәгълүмати-белешмә характерында иде, шикаятьләр булмады. Тавыш бирү нәтиҗәләренә йогынты ясый торган хокук бозулар теркәлмәде. Сайлау участоклары ябылганнан соң комиссия әгъзалары тавышларны санауга кереште, дип билгеләп үттеләр төбәк Үзәк сайлау комиссиясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100