Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кондратьев: Җәмәгать күзәтүчеләре халыкның сайлау процессына яхшы мөнәсәбәтен әйтә
Җәмәгать күзәтүчеләре халыкның сайлау процессына яхшы мөнәсәбәтен билгеләп үткән. Бу хакта «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.
«Мин җәмәгать күзәтүчеләреннән сораштым. Алар кешеләрнең сайлау процессына яхшы мөнәсәбәттә булуын билгеләп үтәләр. Сайлаучыларның ышанычы җәмәгать күзәтүчеләренең фикеренә, аларның сайлауга карашына бәйле», – дип саный Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Ул үзе Гагарин урамындагы мәктәптә тавыш биргән.
Андрей Кондратьев Татарстанда 2752 участок эшләвен, тавыш бирү актив баруын билгеләп үтте. «Мәскәүдә безнең экстерриториаль участок эшли. Анда Россия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары килгән, алар сайлауларның югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын һәм сайлаучыларның тавыш бирү процессына кызыксынуы зур булуын билгеләп үтте. Сайлау көне шулай яхшы гына тәмамланыр, дип ышанам. Сайлау ул – шәһәр, республика, бөек Россия киләчәге өчен зур җаваплылык. Без сезне 20.00гә кадәр көтәбез», – дип Андрей Кондратьев сайлауга килергә өндәде.
- Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз