news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Сайлауларга бернинди дә куркыныч янамый

Андрей Кондратьев: Сайлауларга бернинди дә куркыныч янамый
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бүген Россия Президентын сайлауның беренче көне. «Татмедиа»да узучы Россия Президентын сайлауларның бердәм мәгълүмат үзәгендәге брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Дәүләт сайлауларына бернинди дә куркыныч янамавын искәртте.

«Бөтен сайлау системасы эшли, кәеф яхшы. Система тотрыклы дип әйтәсем килә. Дәүләт сайлауларына бернинди дә куркыныч янамый. Күпме һөҗүм бара, ә дәүләт сайлау системасы суда батмый торган кораб кебек тора. Чөнки барысы да заманча платформада. Ул аерым система һәм штат режимында эшли», – диде Андрей Кондратьев.

15:00 сәгатькә Татарстан сайлаучыларының 23,24 проценты тавыш бирде. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе кичкә тавыш бирү активлашыр дип уйлавын әйтте.

«2024 елның 1 гыйнварындагы мәгълүматлар буенча Татарстанда сайлаучылар саны 2 миллион 998 мең 633. Беренче сайлау көне тәмамланган төбәкләр дә бар. Чукотка автономияле округында бер көндә 64 процент кеше тавыш биргән, Камчаткада 30 процент. Шулай ук Иркутск белән Бурятияда да тәмамланды», – диде Андрей Кондратьев.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗОда), вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.
  • Сайлауларны үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
  • Россия Федерациясендә сигезенче тапкыр Президент сайлау 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100