news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көндезге бүлектә укучы студентлар җәмәгать транспортында бушлай йөрергә мөмкин

Дәүләт Думасы депутатлары һәм Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге сенаторлар колледжларда һәм югары уку йортларында көндезге уку формасы студентларына илнең барлык төбәкләрендә җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын бирәчәк закон проектын керттеләр. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә.

Закон проекты «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законның 40 статьясына үзгәрешләр кертүне күздә тота.

Инициатива нигезендә, урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча көндезге уку формасындагы студентлар, автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайларны да кертеп, муниципаль җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана алачак.

Шул ук вакытта бушлай йөрү такси, маршрут таксилары һәм шәһәр яны поездларына кагылмаячак.

Закон проекты авторлары ассызыклаганча, хәзер студентлар өчен юлга ташламалар төбәк хакимиятләре тарафыннан билгеләнә һәм ил субъектына бәйле рәвештә сизелерлек аерыла.

Алар фикеренчә, бушлай йөрү турында бердәм кагыйдә кертү студентларга финанс йөкләнешен киметергә һәм, яшәү урынына карамастан, барлык укучылар өчен тигез шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

Закон кабул ителгән очракта 2026 елның 1 мартыннан үз көченә керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot