Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көндезге бүлектә укучы студент хатын-кызларга бала табу буенча пособиенең күләме артачак
Федерация Советы чәршәмбе көнне узган утырышында көллиятләр һәм югары уку йортларында көндезге бүлектә белем укучы студент хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособиене арттыруны күздә тоткан законны хуплады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Яңа нормалар нигезендә, түләү күләме хатын-кыз яшәгән яки килгән төбәктә билгеләнгән хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы күләменең 100 процентын тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, стипендия алу пособиенең күләменә йогынты ясамаячак.
Студент хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләме уртача 90 202 сум тәшкил итәчәк.
Элегрәк алар 140 көн больничный өчен стипендия күләменә тигез пособие ала, ул 9 333 сумнан 23 333 сумга кадәр тәшкил итә иде.
Яңа канун 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз