news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көндез Татарстанда бераз кар, җил һәм -13 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Көндез Татарстанда бераз кар, җил һәм -13 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ»

Бүген, 14 гыйнварда, Татарстанда элегрәк урнашкан аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Көндез урыны белән бераз кар явачак, Казанда явым-төшем көтелми.

Республикада көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә җил исәчәк. Юлларда бозлавык саклана.

Төнге салкыннардан соң көндезге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы -13..-18 градус (ТР башкаласында -13..-15 градус) тәшкил итәчәк.

10-15 гыйнварда Татарстанда аномаль салкыннар аркасында кисәтү гамәлдә. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына элегрәк белдергәнчә, гыйнварның икенче декадасында ТР башкаласында тәүлеклек уртача һава температурасы климатик нормадан 8 градуска түбәнрәк булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot