news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көндез Татарстанда бераз кар, бозлавык һәм -21 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Көндез Татарстанда бераз кар, бозлавык һәм -21 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 6 гыйнварда, Татарстанда элегрәк урнашкан аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Көндез урыны белән бераз кар яварга мөмкин, Казанда кар көтелми, дип искәртә синоптиклар.

Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исәчәк. Юлларда, шул исәптән ТР башкаласында да, бозлавык барлыкка киләчәк.

Төнге һәм иртәнге салкыннардан соң (-26, аязган вакытта -30 градуска кадәр) термометрның терекөмеш баганасы -16..-21 градустан (Казанда -17..-19 градустан) да югары күтәрелмәячәк.

Татарстанда аномаль салкыннар аркасында кисәтү игълан ителгән иде, ул 4-9 гыйнварда гамәлдә булачак. Шул ук вакытта, гыйнвар аенда республикада кар гадәттәгедән күбрәк явар дип көтелә. Айның беренче көннәрендә температура нормадан сигез градуска түбәнрәк булачак.

Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты профессоры Юрий Переведенцев элегрәк белдергәнчә, шуңа да карамастан 2024 ел тулаем алганда бик җылы булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100