Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көнчыгышны өйрәнүче галим Фәрит Әсәдуллин Мәскәүдә яңа китабын тәкъдим итәчәк
21 августта Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә көнчыгышны өйрәнүче галим, Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәрит Әсәдуллин «Мәскәүнең тарихи мирасында көнчыгыш» дигән китабын тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр ителә.
«XVI–XVII гасырларда биредә бөтен мөселман Көнчыгышының диярлек «дипломатик корпусы» булган, без хәзер дә шуны күзәтәбез: шул ук Арбатны, Ордынканы, Басман урамын гына алыйк. Боларның барысы да төрки-мөселман халыкларының шәһәребездәге төп халык булуы хакында сөйли», - ди Фәрит Әсәдуллин.
Башлана 16.00 сәгатьтә.
Адресы: Кече Татар тыкрыгы, 8, Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге (татар теле залы).
Чарага теләге булган һәркем килә ала, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз