Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көнчыгыш икътисади форумында 2,8 триллион сумлык 153 документ имзаланган
Көнчыгыш икътисади форумында Россиянең 15 субъекты гомуми күләме 2,8 триллион сумга якын тәшкил иткән 153 документка кул куйган. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары - Президентның Ерак Көнчыгыш федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутневның матбугат хезмәте мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, Бурятия Республикасы - 1,17 триллион сумлык сигез килешү, Хабаровск крае – 689 миллиард сумлык 17 килешү, ә Саха Республикасы (Якутия) 628 миллиард сумлык 19 килешү имзалаган.
Шулай ук Россия министрлыклары һәм ведомстволары инвестицион проектлар, геологик разведка һәм файдалы казылмалар чыгару, югары технологияләр кертү, халыкара хезмәттәшлек, сәүдә-икътисади һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә, шулай ук мәгариф, фән һәм экология өлкәләренә кагылышлы 15 документ рәсмиләштергән.
Килешүләрнең күбесе төбәкләрнең социаль-икътисади үсешенә (64), мәгариф һәм фәнгә (60), инвестицияләр һәм банк өлкәсенә (43), сәнәгать һәм төзелешкә (42), транспорт һәм логистикага (29) туры килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз