news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Концертмейстер Мөнирә Хәбибуллина вафат булган

Концертмейстер Мөнирә Хәбибуллина вафат булган
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Кичә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, концертмейстер Мөнирә Хәбибуллина вафат булган булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә мәрхүмнең тормыш иптәше Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйть Хәбибуллин сөйләде.

«Мөнирәдә шикәр чире иде. Ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киткәннәр иде, реанимациядә вафат булды. Без 51 ел бергә гомер иттек. Ике бала үстердек, ике оныгыбыз бар. Мөнирә искиткеч зур талант иясе, күпкырлы шәхес иде. Пианист, шагыйрә, композитор, ана... Гомер буе радиода эшләде. Композиторлар җыр яза да: «Берәр җырчыга бир әле», - дип Мөнирәгә килә иде. Шагыйрьләр шигырь яза да: «Мөнирә апа берәр композитор таба алмассыңмы», - дип килә иде. Мәсәлән, Марсель Галиев «Көзге моң» дигән хезмәтен Мөнирә алып килгән. Ул Рөстәм Яхинга тәкъдим иткән, нәтиҗәдә менә дигән романс килеп чыкты», – дип сөйләде ул.

Сәгыйть Хәбибуллин тормыш иптәшен җирләп кайтып баруын әйтте. Аның бик күп җырчылар өчен беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче булуын да искә алды.

Фото: © Хәбибуллиннар гаиләсенең шәхси архивыннан

«Рафаэль Сәхәбиев, Мөнир Якубов, Зилә Сөнгатуллина һәм башкаларга ул беренче адымнарын ясаганда хәер-фатыйха, илһам бирде. Мөнирәне бик хөрмәт иттеләр. Илһам абый Шакиров аның белән эшләде. Мөнирәнең бүлмәсе лаборатория кебек иде. Георгий Ибушев еш килә иде. Мөнирә аша узган җырчының киләчәге яхшы була», – дип сөйләде ул.

Мөнирә Хәбибуллина 2020 елда «Интертат» электрон газетасына интервью биргән булган.

  • Концертмейстер Мөнирә Хәбибуллина: «Рөстәм Яхиннан соң уникаль композитор тумады»

  • Хәбибуллина Мөнирә Мөнир кызы — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1949 елны Казан шәһәрендә туа. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендәге Урта махсус музыка мәктәбен тәмамлый. 1968 елда Казан консерваториясенә (профессор Э. А. Монасзон классы) керә, 1973 елда тәмамлый. Дмитрий Кабалевский исемендәге пианистлар конкурсы лауреаты.
  • 1969-1973 елларда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә концертмейстер булып эшли. 1974 елдан 2007 елга кадәр ТР радио һәм телевидение концертмейстеры вазифасында. 1990 елдан — Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының вокаль сәнгать кафедрасында концертмейстер.
  • Барлыгы 400дән артык концерт куя, алар арасында Равил Фәйзуллин, Муса Җәлил, Фатих Әмирхан, Рөстәм Яхин, Әхсән Баян юбилейлары. Шулай ук Фәнис Яруллин, Рәмис Аймәт, Лидия Әхмәтова, Хәйдәр Бигичев, Федор Шаляпин, Александр Пушкинның иҗат кичәләре һ.б.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100