news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Муса Җәлилгә багышланган «Шагыйрь һәм Музыка» фестивале лауреатлары концерты була

Фотоны концертны оештыручылар тәкъдим итте

2026 елның 13 февралендә 18:30 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм Музыка» V Халыкара музыкаль-поэтик фестивале лауреатлары концерты була. Чара шагыйрьнең тууына 120 ел тулуга багышлап үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.

Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм Музыка» Бөтенроссия музыкаль-поэтик фестивале «Арт-Линия» Сәнгатькә ярдәм күрсәтү фонды тарафыннан 2021 елдан бирле үткәрелә.

Концертта яшь музыкантлар һәм сәнгатьле укучылар, шулай ук узган еллардагы фестиваль лауреатлары катнаша. Алар рус һәм татар телләрендә Муса Җәлил шигырьләрен, шулай ук Сергей Рахманинов, Николай Римский-Корсаков, Людвиг Бетховен һәм башка танылган композиторларның музыкаль әсәрләрен башкарачак.

Шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева һәм оныкчыклары фестивальнең мәртәбәле кунаклары булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot