Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Җиңү бәйрәменә махсус килгән Япония туристы: Сездә ватанпәрвәрлек көчле

Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан тантаналы чаралар көн буена дәвам итә. 18.00 сәгатьтә кичке концерт башланды. Бәйрәм тамашасында республика сәнгать әһелләре, музыкаль төркемнәр чыгыш ясаячак.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
«Россия Президенты Владимир Путинның 2020 елдагы указы нигезендә — Казан шәһәре «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен йөртә. Чыннан да, Бөек Ватан сугышына Казанда 180 меңнән артык яугир хәрби әзерлек үтә. Ул дәһшәтле елларда 2 авиацион һәм 7 укчы дивизияләр бездә оештырыла», — дип алып баручылар Илнур Фәсхетдинов һәм Айзилә Батырханова концертны башладылар.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Концертта чит ил туристлары да бар иде. «Казанга махсус рәвештә Җиңү бәйрәменә Япониянең Токио шәһәреннән килдем. Бик ошый, сездә ватанпәрвәрлек бик көчле. Хәрби тематикага багышланган җырларыгыз, биюләрегез бигрәк күп», — диде Кадзуаки Комода «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Программа буенча тамаша 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. ТР халык артисты Салават Фәтхетдиновның һәм «Татарстан» хоры чыгышы белән йомгакланачак. Хәбәр иткәнебезчә, салют булмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз