news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көнбатыш блогеры «Тимер» батальонының Донецк юнәлешендәге уңышлары турында сөйләде

Көнбатыш хәрби блогеры Александр Роберт блогында «Тимер» батальонының Донецк юнәлешендәге Константиновка шәһәрендәге уңышлары турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 57нче полкның «Тимер» батальоны Россия штурмовиклары җир асты позицияләрен чистарта.

«Шунысы кызык, «Тимер» батальоны этник татарлардан һәм Татарстаннан килгән башкортлардан тора. Бу хәрби хәрәкәтләр урынында төшерелгән видеоязма азагында штурмовикларның шактый сирәк очрый торган флаг күтәрүен аңлата», – дип сөйли блогер.

Искәртик, 2024 елның август ае азагында каты сугышлар нәтиҗәсендә «Тимер» батальоны штурмовиклары Донецк Халык республикасындагы Константиновка шәһәрендә Татарстан Республикасы флагын күтәрде. «Бу җиңүе белән Татарстанның «Тимер» батальоны тугандаш батальоны – «Алга»ның җиңелүе өчен үч алды», – дип билгеләде Александр Роберт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100