news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Комсомолец» кинотеатры артындагы артезиан коесы суы эчәргә яраксыз

Бу хакта Казанның Совет районы хакимияте игълан итә

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Казан мэриясе аша Совет районы хакимияте игълан иткәнчә, элеккеге «Комсомолец» кинотетры артындагы артезиан коесы суы эчү максатларында кулланышка яраксыз. Әлеге чыганак суы санитария-химия күрсәткечләре буенча 2.1.1074-01 нче «Эчә торган су. Үзәкләштерелгән эчәр су белән тәэмин ителеш системалары суы сыйфатына гигиеник таләпләр. Сыйфат контроле» санитария-эпидемиология кагыйдәләре һәм нормалары (СанПиН) таләпләренә туры килми.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100