news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Компрессорный" станциясендә транспортның барлык төрләренә дә билетлар сатыла башлады

Билетларны тәүлек дәвамында алырга мөмкин.

(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). Казанның “Компрессорный” станциясендә  транспортның барлык төрләренә дә – авиа билетлар, поездларга, шәһәр арасында йөрүче автобусларга билетлар сатыла башлады. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән шәһәр мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә. 

Әлеге хезмәт көн саен 1 нче номерлы кассада күрсәтеләчәк. Билетларны тәүлек дәвамында алырга мөмкин. Шундый ук хезмәт “Канаш-12” станциясендә дә күрсәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot