Композитор Владимир Шаинский вафат
Владимир Шаинский «Голубой вагон», «Пусть бегут неуклюже», «Улыбка», «Белые кораблики», «Вместе весело шагать» җырларына көй язган композитор.
(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). Композитор, РСФСРның халык артисты, СССРның дәүләт премиясе лауреаты Владимир Шаинский вафат. Бу хакта "Газета.ру" хәбәр итә.
Владимир Шаинский «Голубой вагон», «Пусть бегут неуклюже», «Улыбка», «Белые кораблики», «Вместе весело шагать» җырларына көй язган композитор.
Аның җырларын Людмила Зыкина, Анна Герман, Иосиф Кобзон, Алла Пугачева, Лев Лещенко һәм башка танылган җырчылар башкарган.
1981 елда Шаинский СССРның дәүләт премиясе лауреаты исеменә, 1986 елда РСФСРның халык артисты була.
2004 елдан ул Америка Кушма штатларында яши.