Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Композитор Шамил Тимербулатов вафатыннан соң беренче тапкыр искә алу кичәсе үтте
Шамил Тимербулатов — баян өчен концерт язган беренче татар композиторы.
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар композиторы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Тимербулатовның тууына 70 ел тулу уңаеннан «Ике йөрәк музыкасы» кичәсе узды.
«Әтинең 2013 елда арабыздан китүе барыбыз өчен дә шок булды. Мин тынып калдым. Бу концерт — әти киткәннән соң куелган беренче иҗат кичәсе. Әтисез тормышка һәм музыкага кире кайту авыр булды», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә композиторның кызы, кичәне оештырган Гөлнара Тимербулатова.
Композиторлар берлегендә композиторның Рабит Батулла авторлыгындагы «Сөембикә» романы буенча язылган «Сөембикә төше» симфоник картинасы, Виолончель һәм фортепиано өчен соната, «Дусларыма» һәм «Яраттым мине сине, яраттым» романслары, «Күңелем яшәргә ашкына», «Бишек җыры» һ.б. әсәрләре яңгырады.
Кичә Шамил Монасыйпов, Марат Зарипов, Марат Әюпов, Ильяс Камал, Гөлнара Мурзиева, Айгөл Хәйри, Айгөл Зәйнуллина, Гүзәл Мөхәммәтдинова, Лилия Таһирова һ.б. музыкантлар катнашында узды.
Гөлнара Тимербулатова әтисен баян өчен концерт язган беренче татар композиторы булуын әйтте. «Ул үзе дә баянчы иде. Өч күләмле симфония-ораториясе бар. Пандемия вакытында әтинең илледән артык җырларын кулъязма вариантларын таптым», — диде ул.
Шамил Тимербулатовның бертуган сеңлесе Гөлнара Беляева композиторның Габдулла Тукай премиясен алу өчен күп көч түккәнен искә алды. «Документларын ике тапкыр тапшырып карады, үткәрмәделәр. 26 апрельдә премиягә ия булуы турында билгеле булды, әмма абыем 30 майда арабыздан китте һәм премиясен рәсми төстә Президент кулыннан ала алмады», — диде ул.
«Абыем җырларын теләсә кемгә тапшырмады. Кемнең башкарачагын алдан ук билгеләп куя иде. Әсәрләрен Зилә Сөнгатуллина, Винера Ганиева, Зөһрә Шәрифуллина, Хәйдәр Бигичев һ.б. җырлады», — диде Гөлнара Беляева.
Гөлнара Тимербулатова әтисен композитор буларак һөнәренә тугры булуын — бер минут та йокламыйча 24 сәгать дәвамында иҗат иткән чакларын әйтте. «Әти кайчак аерым иҗат итә торган фатирына китә иде, айлар буена күрмәгән чаклар да булды. 1990 елларда әти иҗат итүдән туктап торды», — ди ул.
«Без гаиләдә өч бала, әтигә биш кешене ашатырга кирәк иде, акча җитмәде. Авыр вакыт иде, шуңа күрә ул башка өлкәгә китте. Аллага шөкер, әти элекке шөгыле — музыка иҗат итүгә кайтты һәм мин аның иҗат юлын дәвам итәм», — дип тәмамлады ул сүзен.
Шамил Тимербулатов 1950 нче елның 25 нче сентябрендә Казанда туган. 1978 нче елда А. Б. Луппов һәм Н.Г.Җиһанов композицияләре классы буенча Казан консерваториясен тәмамлаган.
1965-1974 нче елларда — Казанның үзешчән сәнгать коллективларында аккомпаниатор. 1974 нче елдан — Казанда музыка училищесы укытучысы, 1979 нчы елдан — Казан консерваториясендә һәм П. И. Чайковский исемендәге музыка мәктәбендә укытучы. 2013 елда Казанда вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз