Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Композитор Шамил Шәрифуллин “Кил син минем сөю бакчасына” исемле концертына чакыра
Композитор Шамил Шәрифуллин “Кил син минем сөю бакчасына” исемле концертына чакыра
(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). 24 апрельдә С.Сәйдәшев исемендәге Казан дәүләт Зур концерт залында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Композиторлар берлегенең Д.Шостакович исемендәге премиясе лауреаты, композитор һәм педагог Шамил Шәрифуллинның “Кил син минем сөю бакчасына” исемле иҗат кичәсе үткәрелә.
Ш.Шәрифуллин композитор һәм педагог буларак халык арасында киң билгеле. Аның өч хор концерты, 2 симфониясе, симфоник оркестр өчен концертлары, инструменталь әсәрләре һәм күп санлы җырлары бар. Ул “Мөнәҗәтләр” һәм “Авыл көйләре” исемле хор концертлары өчен быел Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Кичәдә Ш.Шәрифуллин җырларын җырчылар – РФнең һәм ТРның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиева, ТРның халык артистлары Асаф Вәлиев һәм Георгий Ибушев башкарачак. Орган партиясен ТРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рубин Абдуллин башкарачак, виолончельдә - Лариса Маслова һәм баянда - Рәгъде Халитов уйнаячак.
Моннан тыш концерт программасында “Өч бабай” дигән хореография” ансамбле, “Яңа музыка” исемле музыкаль ансамбль, шулай ук 22нче балалар музыка мәктәбе хоры, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының катнаш академия хоры һәм Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе хорлары чыгышлары да бар. Концертны артистлар Инсаф Абдулла һәм Лилия Апакова алып бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз