news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Композитор Салих Сәйдәшевнең улы Альфред Сәйдәшев вафат

Композитор Салих Сәйдәшевнең улы Альфред Сәйдәшев вафат

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). 3 мартта 81 яшендә композитор Салих Сәйдәшевнең улы Альфред Сәйдәшев вафат булган.

Альфред Салих улы – Бөек Ватан сугышы ветераны, Россиянең атказанган юристы, ТР Югары мәхкәмәсе даими сессиясенең отставкадагы рәисе. Ул 1926 елда туган. 1951 елда Казан юридик мәктәбен тәмамлагач, Чаллыда халык судьясы булып эшләгән. 1954 елдан башлап 1962 елга кадәр Лениногорски шәһәр мәхкәмәсенең 1 участогында, ә 1962-1965 елларда Казан шәһәренең Ленин районында халык судьясы вазифасын башкарган. 1965 елда ТР Югары мәхкәмәсенә күчерелә һәм анда 1973 елга кадәр хезмәт итә. 1973 елда ТАССР Югары мәхкәмәсенең даими сессиясе рәисе итеп билгеләнә.

А.Сәйдәшев күп мәртәбәләр КПССның Ленин районы һәм Лениногорскиның шәһәр комитеты Пленумнары әгъзасы итеп сайлана, республиканың Лениногорски, Казанның Ленин районнарына халык депутаты булып тора.

Юстиция өлкәсендә ирешелгән уңышлары өчен берничә мәртәбә СССР Юстиция министрлыгы тарафыннан бүләкләнгән, «Фидакарь хезмәт өчен» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре бар.

Мәрхүм белән хушлашу 6 мартта 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Салих Сәйдәшев музеенда үтәчәк. Музейның адресы: М.Горький урамы, 13 йорт.

news_right_1
news_right_2
news_bot