news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Композитор Ринат Гобәйдуллин вафат

Ул иртәгә туган ягы Ютазы районында җирләнәчәк.

 (Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, композитор Ринат Гобәйдуллин вафат булган. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы хәбәр итә. Газета язганча, 65 яшьлек Гобәйдуллин автомобиль руле артында барганда үзен начар хис итә башлаган.

Ринат Шәрип улы Гобәйдуллин 1951 елда Баулы районы Иске Урыссу авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лениногорск шәһәре музыка-педагогия училищесын тәмамлый. 1976 елда Чаллы каласына күченә. Шунда “Сердәш” ансамблен оештырып җибәрә. 1980 елларда Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый.

Ринат Гобәйдуллин оештырган "Сердәш" ансамбле Татарстанда беренче "яшь йолдызлар мәктәбе" буларак билгеле. Композитор тырышлыгы белән Габидулла Хөрмәтуллин, Резеда Шәрәфиева, Равил Галиев, Рәсул Салихов һәм башка җырчылар зур сәхнәгә чыкты.

Гобәйдуллин 200ләп җыр һәм Минзәлә, Әлмәт, Оренбург, Уфада 11 спектакльгә музыка иҗат иткән шәхес. Иң билгеле җырлары - “Бир кулыңны, гүзәлем”, "Чаллы сириннәре", “Күңелеңә авыр алма”, “Күчмә кошлар”.

Композитор белән хушлашу иртәгә, 9 гыйнвар көнне, Чаллының "Энергетик" мәдәният йортында иртәнге 9да башлана. Ринат Гобәйдуллинны туган ягы - хәзерге Ютазы районы Иске Урыссу авылында җирләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100