Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Композитор Рим Хәсәнов: Рэп - Россия җәмгыятенә туры килми торган жанр
Җитди композиторлар үз көйләрен халыкка чыгара алмый, алар подвалларда иҗат итә, әмма вакыты җиткәч, алар халыкка чыгар дип саный композитор.
(Мәскәү, 11 декабрь, "Татар-информ", Александр Долгов, Рәмис Латыйпов). Рэп – Россия җәмәгатенә туры килми торган жанр. Акча өчен язылган җырларның барысы да вакытлы, бары тик җитди көйләр генә мәңгелеккә кала. Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, композитор Рим Хәсәнов “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдерде.
Композитор белән очрашу Мәскәүдә, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Расих Хәсәновның 85 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсендә булды.
“Кемдер авыр рок ярата, кемдер лириканы. Һәрвакыт шулай булган һәм булачак”, - дип саный Рим Хәсәнов. Ул үзенең рэп җырлаучыларны өнәмәвен белдерде.
“Совет заманында халык бер җырчыны яки билгеле бер җырларны яратырга тиеш иде. Хәзер тулы ирек. Кичә “Голос”та Дарья исемле җырчы авыр рок җырлады. Халык бик ошатты. Ә кемгәдер “Кышкы романс” ошый. Халык күңелендә лириклар да, рок та, рэп та үз урынын табар. Рэпны мин “словесный понос” дип атыйм, чөнки ул түбән катламда яшәүче негрлар арасында барлыкка килгән. Алар Көнбатышта авыр тормышларын тәнкыйтьләп шулай җырлаганнар. Россия җәмгыятенә негрлардан күчереп алынган рэп бөтенләй туры килми”, - дигән фикерене белдерде ул.
Рим Хәсәнов фикеренчә, хәзер дә мәңгелек дип атарлык шигырьләр иҗат итүче шагыйрьләр бар. Шундыйлар исәбенә ул Расих Хәсәновның соңгы елларда язылган “Ак күгәрчен”, “Күз яшьләре”, “Ана сөюе” кебек шигырьләрен кертүен әйтте. “Аларга яхшы көй язылган очракта, бик популяр җырлар булып китәргә мөмкиннәр”, - дип саный композитор.
Рим Хәсәнов шоу-бизнеска сәнгать итеп түгел, акча эшләү ысулы итеп карарга һәм бәяләүләрне дә шушы яссылыктан чыгып ясарга чакыра.
“Кешеләр үз финансларын бу өлкәгә тыга, шуның белән акча эшли. Аларга массакүләм продукт кирәк. Һәркем сикереп биеп китәрлек һәм җырлый башларлык, шул рәвешчә мөмкин кадәр күбрәк акча эшләрлек булсын. Билгеле, алар үз җырларын рекламалый. Монотон рәвештә тегендә дә, монда да бер үк җырны иртән дә кичен дә тапшыралар һәм хитны халык кабул итте диләр. Аны халык кабул итмәде, йотып кына җибәрде. Йотып җибәрде дә онытты.
Җырны язучылар акча эшләделәр, балаларын чит илгә укырга җибәрделәр, “Гелендваген”, вилла алдылар. Аларга сәнгать тә, башкасы да түгел, зур акча гына кирәк”, - ди Рим Хәсәнов.
Шул ук вакытта композитор шоу-бизнес вәкилләренең, халыкны җәлеп итү максатыннан, сыйфатлы продукция әзерләргә сәләтле белгечләр – композиторлар, шагыйрьләр белән эшләвен дә таный. Әмма шоу-бизнес продукциясе барыбер вакытлы дигән фикердә.
“Аларның берсе дә, мәсәлән, “Темная ночь” кебек мәңгелек җырлар булмаячак. Яшьләр олыгая барган саен шундый мәңгелек, җитди әйберләргә килә”, - дип саный ул.
Рим Хәсәнов татар эстрадасыннан хәбәрдар булмавын әйтте. Үзенең әйтүенчә, ул фатирына ябылып, инструменталь әсәрләр иҗат итә. “Хәзер тиз кабул ителә торган поп-музыка беренче планда. Җитди композиторлар үз көйләрен халыкка чыгара алмый, алар үз фатирларында, подвалларда иҗат итә. Вакыты җиткәч, алар чыгар”, - диде ул.
Рим Хәсәнов фикеренчә, ул соңгы елларда иҗат иткән әсәрләр татар, башкорт музыкасын бөтен дөньяга танытырга сәләтле. Композитор татар, башкорт халык җырларын гитара өчен эшкәртүе хакында сөйләде. Рим Хәсәнов фикеренчә, ул бу юнәлештә эшләүче “планетада бердәнбер кеше”. “Youtube ка элсәм, моны башкалар да күтәреп алыр дип уйлыйм, чөнки татар-башкорт музыкасы бик матур”, - дип саный ул.
Хәсәнов Рим Мәхмүт улы (9 март 1947) — Башкортстанның атказанган сәнгать хезмәткәре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. "Кышкы романс", "Өфе юкәләре", "Юкка түгелдер", "Галия белән Заһир дуэты", "Мине юллар чакыра", "Сиңа килдем, иркәм", "Ялгыз аккош күлләрдә", "Кичер мине, әнкәй, гафу ит", "Үз ягыма кайтсам" һ.б. популяр җырлар авторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз