news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Композитор Рим Хәсәнов пьесаларын һәм шигырьләрен китап итеп чыгарган

Басма иганәчеләр ярдәме белән, аз тиражлы итеп нәшер ителгән.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Танылган композитор Рим Хәсәнов үзенең пьесаларын һәм шигырьләрен бастырып чыгарган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Биш пьеса» һәм «Шигырьләр. Беренче китап» басмасын Россия каталогында һәм Россиянең төп китап саклагычларында табарга мөмкин булачак.

«Иганәчеләр ярдәмендә мин зур булмаган тираж белән ике китап чыгардым. Барлык шигырьләр дә күптән түгел язылган. Пьесалар төрле елларда язылган», - ди автор.

Рим Хәсәнов хәзер басмага тагын биш пьеса һәм элек язылган шигырьләрдән икенче шигырь китабын әзерләвен әйтте.

Рим Хәсәнов - композитор, автор-башкаручы, язучы, СССР Композиторлар берлеге һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең мактаулы гражданины. 

news_right_1
news_right_2
news_bot