Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада композитор Рим Хәсәнов 75 яшьлеген билгеләп үтә
Рим Хәсәнов бүген дә актив иҗат итүен дәвам итә. Соңгы вакытта ул өч аудиоальбом чыгарган.
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Бүген легендар композитор, 400дән артык җыр, баллада һәм романслар авторы, Уфаның мактаулы гражданы Рим Хәсәновка 75 яшь тулды.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, композиторны республика башлыгы юбилее белән котлады.
Рим Хәсәнов — совет һәм башкорт композиторы, автор-башкаручы, язучы, СССР Композиторлар берлеге һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең мактаулы гражданины.
Рим Хәсәнов ике балет авторы, күпсанлы хор, камера-инструменталь, симфоник әсәрләр, шул исәптән театр, радио һәм кино өчен музыка, 400дән артык җыр, баллада һәм романслар, шигырьләр һәм пьесалар авторы.
Рим Хәсәнов бүген дә актив иҗат итүен дәвам итә. 2021 елда ул пьесалар һәм шигырьләр җыентыгын чыгара. «Биш пьеса» һәм «Шигырьләр. Беренче китап» китапларын Россия каталогында һәм Россиянең китап архивларында табарга мөмкин.
Соңгы вакытта ул өч аудиоальбом булдырды, анда 50 яңа җыр кергән. Үзе кларнетта уйнарга өйрәнгән һәм кларнетта башкарылган башкорт һәм татар халык җырлары җыентыгын язган. «Мин кларнетны шундый яраттым, ә тагын Роберт Юлдашев кебегрәк курайда уйнарга хыялланам», — ди композитор.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз