news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Композитор Риф Гатауллин: Илһам Шакиров җырларымны мин уйламаган халәткә китерде

Ул Илһам Шакиров исемендәге премиягә бәйгегә ни өчен һәвәскәрләр өчен номинация кертелгәнен аңлатты.

Композитор Риф Гатауллин: Илһам Шакиров җырларымны мин уйламаган халәткә китерде
Солтан Исхаков

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Композитор Риф Гатауллин иҗат иткән, Илһам Шакиров башкаруындагы җырлар халыкка тагын да зурлап җиткерелгән. «Илһам абый җырларымны мин уйламаган халәткә китерде», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә багышланган матбугат конференциясендә.

«Күп кенә композитор җырны нота белән бирә дә, теге җырчы үзенең моңын өстәп, ул җырны тагын да халыкка зурлап ирештерә. Илһам абый шундыйлардан иде», — диде композитор. Ул 1976 елда үзенә 26 яшь вакытта булган хәлләрне искә төшерде.

«Хушлашырга ашыкма», «Ялгыз көймә» җырларымны биргәч, ул аларны мин уйламаган хәлгә китерде. Җырны бирдем — ике ел җыр яңгырамый. Бу зур җырчы минем җырны гомердә җырламас инде дигән идем. Берзаман ике ел узгач, Ленин сараенда минем җырым яңгырый. Халык күтәреп ике тапкыр җырлаткан. Шундый җырчылар башкарса, ул композиторга да зур дәрәҗә», — диде Риф Гатауллин.

Ул бәйгегә үзешчәннәр өчен махсус номинация кертелү мөһимлеген аңлатты. «Һәр милләттә табигатьтән килгән сәләт, тавыш тембры була. Безнең шундый халыктан килеп чыккан, консерваториядә укымаган җырчылар бар — Зифа Басыйрова, Флера Сөләйманова, Таһир Якупов… Хәзер дә шундыйлар читтә калмасын өчен, бәйгегә махсус номинация керттек. Аларны да стимулга тартырга уйлыйбыз. Академик белемгә тартылырлар дип уйлыйм», — диде.

Риф Гатауллин әйтүенчә, Илһам Шакиров та академик белем яклы булган. «Иң яхшы һәвәскәр дә яхшы профессионал була алмый, дип әйтә иде. Профессионализм ул инде кешене башка юнәлештә өйрәтә. Халыкны үстерер өчен академик белем кирәк», — диде.

Композитор беркөнне бүген Балык Бистәсендә яшәүче Зәбир Җаббаров дигән җырчыны тыңлап утырганын әйтте. «Тавышы бетә дә, җыр сәнгатен ташлый. Ул бернинди консерваториядә укымаган, училищелар бетермәгән. Илһам абый аһәңенә ияреп, шундый җырчылар барлыкка килгән, һәрберсе Илһам Шакировка охшарга тырыша иде, ләкин белеме булмагач, ул андый дәрәҗәгә барып җитә алмады», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100