news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Композитор Ренат Хәкимов: Татарстанда балалар өчен язылган музыканың сыйфаты күтәрелде

Композитор Ренат Хәкимов: Татарстанда балалар өчен язылган музыканың сыйфаты күтәрелде
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Композитор Ренат Хәкимов соңгы елларда Татарстанда балалар өчен язылган музыканың сыйфаты күтәрелде дип саный. Бу фикерен ул «Балаларга музыка» вокал һәм хор музыкасы төбәк фестивале гала-концертында әйтте.

«Мондый фестиваль – композиторлар, башкаручылар һәм балалар өчен файдалы. Бу музыка, нигездә, күңелле, позитив рухта иҗат ителә. Хәзер исә дәүләт тә балалар музыкасына игътибар итә. Балалар – безнең киләчәк. Әлеге шәп проектта катнашуыма бик шатмын», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Кичәдә Ренат Хәкимовның татар һәм рус телләрендә ике әсәре яңгырады. «Алар инде иҗат ителгән иде, әмма башкарылмады. Әсәрләрем үземә дә, башкаручыларга да ошый. Мондый фестивальләр иҗатчыларны – композиторларны, шагыйрьләрне алга таба да иҗат итәргә илһамландыра», - диде композитор.

Идел буенда яшәп иҗат иткән заманча композиторларның «Балаларга музыка» вокал һәм хор музыкасы төбәк фестивале гала-концерты «Балаларга музыка» «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә булды.

«Балаларга музыка» фестивале өчен татар, рус, чуваш, мордва, удмурт, мари телләрендә иҗат ителгән 50дән артык яңа әсәрләр яңгырады. Алар ике нота басмасы: «Балалар музыка мәктәпләре өчен хор әсәрләре» һәм «Балалар музыка мәктәпләре өчен вокал әсәрләр» җыентыгында урын алган. Фестивальне оештыруда Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзалары Гөлнара Тимербулатова һәм Елена Анисимова җаваплы.

Фестиваль Татарстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Мордовия композиторлары һәм шагыйрьләре иҗат иткән балалар-яшүсмерләр академик вокал һәм хор музыкасын үстерүгә һәм популярлаштыруга, балалар музыка мәктәпләренең педагогик репертуарын киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Фестиваль «Балаларга музыка – Заманча композиторның иҗат остаханәсе» коллективы тарафыннан үткәрелә. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәте һәм «САФ» балалар үсешенә ярдәм итү үзәге ярдәме белән оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100