news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Композитор Рөстәм Яхинны искә алу чарасы оештырыла

Ул мәрхүмнең вафат булган көненә билгеләнгән

 (Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 23 ноябрь көнне сәгать 10да Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсе зиратында күренекле татар композиторы, педагог, Татарстан Республикасы гимны авторы Рөстәм Яхинны искә алу чарасы була.

Аны оештыручыларның берсе - Рөстәм Яхинның туганы Светлана Харитонова “Татар-информ” журналистына хәбәр иткәнчә, мәрхүмнең вафат булган көнендә, аны искә алырга дип, композитор белән бергә эшләгән шагыйрьләр, аның җырларын башкаручылар һәм Рөстәм Яхинның иҗатын яратучылар җыелачак.

Искәртеп узабыз: Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин 1921 елның 16 августында Казанда хезмәткәр гаиләсендә туган. Рөстәм Яхинның нәсел җебе Саба районы Шыңар авылына барып чыга. Р. Яхин кечкенәдән үк музыка белән кызыксына башлый: 3 яшендә пианинода үзлегеннән халык көйләрен уйнарга өйрәнә, 13 яшендә музыка мәктәбенә укырга керә һәм 7 еллык мәктәпне 3 елда тәмамлый.

Рөстәм Яхин пионинада оста уйный, тирән эчтәлекле җырлар, фортепиано өчен әсәрләр иҗат итә.

1959 елда “Дулкыннар, дулкыннар”, “Күңелем өзгәләнгән минутларда” һ. б. җырлары, романслары өчен Рөстәм Яхин Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге белән бүләкләнә. 1981 елда аңа РСФСРның халык артисты, 1986 елда СССРның халык артисты исеме бирелә.

Композитор Рөстәм Яхин 1993 елның 23 ноябрендә вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100