Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Композитор Наилә Яхина: Милли аһәңнәргә таянып иҗат итәргә кирәк
Татар китабы йортында композитор Наилә Яхинаның иҗат кичәсе узды.
16 майда Татар китабы йортында композитор, шагыйрә, җырчы, телерадиожурналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Яхина белән иҗади очрашу узды. Ул милли аһәңнәргә нигезләнеп иҗат итәргә кирәк дип саный.
Чарада Наилә Яхина үзенең җырларын башкарды, шигырьләрен сөйләде һәм яшьлектәге хатирәләре белән уртаклашты. Шулай ук кичәгә милли сәнгать мәктәбе һәм башка музыка мәктәпләре укучылары да чакырылган иде. Алар Наилә Яхинаның 15ләп җырын башкарды.
«Миннән көйне ничек язып була, дип сораганнары бар. Беренчедән, көйләр, сүзләрне язу өчен бераз гына нәселдән килә торган сәләт кирәк торгандыр. Икенчедән, күңелдә калган мизгелләр. Иң якты, иң матур мизгелләр – ул балачак мизгелләре, шулар матур җырларга әверелә. Беренче җырларымның көе дә, сүзе дә бергә туды. 2017 елда Язучылар берлегенә кергәннән соң, күбрәк берсеннән-берсе булган оста шагыйрьләребезнең сүзләренә яза башладым», – дип бүлеште үзенең хатирәләре белән Наилә ханым.
Ул яңа китабы турында да әйтте. «Бүген бик бәхетле көн. Әле генә типографиядән «Ялгыз кораб» исемле өченче шигырь җыентыгымны барып алдым. 2013 елны «Яралы кош» дигән, аңа кадәр «Ачып куйдым таңда тәрәзләрем» дигән шигырь җыентыкларым чыккан иде инде», – диде Наилә Яхина.
Наилә Яхина милли аһәңнәр турында искә алды. «Хәзер күпчелек Европага, Америкага иярә, ә анда сәнгать киресенчә сүнеп бара. Консерваториядә укыганда бер укытучы «цивилизация мәдәниятне үтерә» дип әйткән иде. Безгә анда карарга кирәкми, милли аһәңнәргә таянып иҗат итәргә кирәк», – диде Наилә Яхина һәм рәхмәтләрен әйтте.
Кичәгә шулай ук композиторның иҗатташ дуслары, якташлары, аның иҗатын сөючеләр дә чакырылган иде. Язучы Йолдыз Шәрапова, телережиссер Дания Гаязова, җырчы Асылъяр Наилә ханымны иҗади кичәсе белән котлады.
Халыкара, республика һәм Россия күләмендәге конкурсларда лауреат исеменә лаек булган Әминә Әхмәтҗәнова «Җилләрдән җиңел күлмәк» җырын башкарды.
Яшь җырчы Резедә Закирова башкарган «Кырым гөлләре» җырын тамашачылар аеруча яратып тыңлады. Җырның сүзләрен Диләвәр Осман язган һәм Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән.
- Наилә Яхина — Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, шигырь җыентыклары авторы. «Тәртип» радиосында «Кабатланмас моңнар» тапшыруын алып бара. Телевидениедә алып баручы булып эшли. Аның сүзләренә һәм көенә язылган җырларны танылган артистлар башкара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз