news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Композитор Миләүшә Хәйруллинага «Тантана» премиясе тапшырылды

«Тантана» театр премиясенең «Сезон дәвамында ирешкән уңышлары өчен» номинациясендә композитор Миләүшә Хәйруллина бүләкләнде.

Лауреатны «Татнефть» хәйрия фонды рәисе Ренат Мамин игълан итте.

Миләүшә Хәйруллинага премия «Кави-Сәрвәр» операсы өчен тапшырылды. «Бәйрәм белән, кадерле дусларым. Безнең спектакль дөнья күрде һәм таныды. Шуңа күрә мин бу сәхнәдә басып торам», – диде Миләүшә Хәйруллина.

Ренат Мамин Әлмәт театрына махсус приз тапшырды. Призны Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева кабул итеп алды.

  • «Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара. «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100