Татар музыкасының үсеше аерым-аерым шәхесләрдән торачак, минемчә. Аллаһка шөкер, алар бар. Ярдәм күрсәтү, теләктәшлек белдерү ХХ гасырның беренче яртысында гына – Союз формалашканда булгандыр. Милли музыка кайдан барлыкка килгән, дигәндә, СССР һәр халыкның үз йөзе бар, дигәнне әйтәсе килгән. Бу өстән йөкләнелгән зур эш булган. Хәзер бу эш юк. Һәрберебезнең ниндидер омтылышларыннан бездән соң нәрсә дә булса кала алыр дип уйлыйм.
Көнләшү һәм үз эчеңдәге мәгънәсез уйларны читкә ташлап, максималь рәвештә эшчәнлекне көчәйтеп җибәрү өчен берләшергә кирәк. Үзара ярдәмләшеп эшләсәк кенә югары дәрәҗәдә тора алачакбыз.
Архивларны да формалаштыру мөһим. Бездә бит билгеле бер тәртиптә бердәм тупланган ноталар базасы юк. Моны эшләргә теләгән кешеләр бармак белән генә санарлык, әмма, үзебезгә эшләргә туры киләчәк, ди ул.
Лекторийда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.