news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Композитор Миләүшә Хәйруллина концертында Лондоннан Джереми Уолкер дирижерлык итәчәк

Композитор Миләүшә Хәйруллина концертында Лондоннан Джереми Уолкер дирижерлык итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

5 апрельдә 17:00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры катнашында композитор Миләүшә Хәйруллинаның «Кызыл юлдан» дигән авторлык кичәсе була.

«Миләүшә Хәйруллина - заманның иң якты һәм үзенчәлекле композиторларының берсе. Аның күпкырлы таланты төрле жанрларда чагыла: опера-симфоник әсәрләрдән алып инструменталь миниатюраларга, театр музыкасына һәм вокаль лирикага кадәр», - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасының әйдәп баручы солистлары һәм коллективлары - Дәүләт академия симфоник оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер Александр Сладковский), Дәүләт камера хоры (сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова) композиторның әсәрләрен башкарачак. Концертта Татарстанның атказанган артистлары Артур Исламов, Эльза Исламова, шулай ук халыкара конкурслар лауреатлары Любовь Добрынина, Ильяс Камал, Ильяс Фәрхуллин һәм Айдар Абдрахимов катнаша.

Дирижер пульты артында - Лондондагы Король көллиятен һәм Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаган музыкант - Джереми Уолкер. Ул Вена опера академиясендә стажировка үтә һәм төрле коллективлар белән эшли: Late Night Opera, Helios Opera, Лондондагы Король көллиятенең Симфоник оркестры, Россиянең әйдәп баручы оркестрлары.

Концерт программасында: «Шагыйрь» - хор һәм оркестр өчен татар шагыйрьләренең шигырьләренә язылган поэма, «Кави-Сәрвәр» операсыннан өзекләр, «Анам кыры» - Чыңгыз Айтматовның повесте буенча куелган спектакль музыкасыннан сюита, «Доктор Живаго» - хор һәм оркестр өчен Борис Пастернак романы буенча роман-поэма яңгыраячак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100