Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Композитор Луиза Батыр-Болгари «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләнде
9 декабрьдә күренекле композитор, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Луиза Батыр-Болгари Россия мөселманнарының иң югары бүләге – «Әл-Фәхр» мактау ордены белән бүләкләнде. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.
Орденны Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан Мәскәүдә оештырылган тантаналы чарада РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин тапшырды.
Бүләк Луиза Батыр-Болгариның милли сәнгатькә озак еллар дәвамындагы хезмәте һәм татар-мөселманнарның рухи традицияләрен музыкада чагылдыруы өчен бирелде.
Луиза Батыр-Болгари – татар музыка сәнгатенең танылган классигы, Казан патшабикәсе Сөембикәгә багышланган ике өлешле «Хәтер» кантатасы һәм халык мәхәббәтен яулаган күп кенә музыкаль әсәрләр авторы.
Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте искәртүенчә, Касыймда патшабикә Сөембикәгә һәйкәл куелу тантанасы, «Мөхлисә Буби исемендәге VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция», «Касыйм татарларының рухи тормышы» күргәзмәсе һәм башка чаралар Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүнең истәлекле мизгелләренең берсе булды.
Фото: © https://www.muslim.ru/
Нәкъ менә Касыймда «Безнең хәтер яктылыктан корылган» дип аталган концертта Луиза Батыр-Болгариның «Болгар минем йортым, син халык хәтерендә» җырының премьерасы булды. Җырны Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Илнар Шәрәфетдинов башкарды. Концерт программасында шулай ук Сөембикәгә багышланган кантата һәм композиторның башка әсәрләре дә яңгырады.
8 декабрьдә Мәскәүдә «Справедливость и умеренность: божественные принципы миропорядка» XVIII халыкара мөселман форумын уздыру көнендә шулай ук композиторның яңа әсәрләренең премьерасы булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз