news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Композитор Илгиз Мәҗитов хөрмәтенә истәлек тактасы ачтылар

Композиторга истәлек тактасы ачу тантанасында Минтимер Шәймиев катнашты.

Композитор Илгиз Мәҗитов хөрмәтенә истәлек тактасы ачтылар
Рамиль Гали

(Казан, 4 июль, “Татар- Информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Бүген композитор, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Мәҗитов хөрмәтенә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашында истәлек тактасы ачтылар. Истәлек тактасы җырчы яшәп иҗат иткән Зур Кызыл урамындагы 14нче йорт фасадына урнаштырылган.

Истәлек тактасын Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе урнаштырган. Аны ясауда композиторның хатыны Галина Мәҗитова катнашкан. ”Истәлек тактасындагы күгәрчен аның җанының мәңгелек булуын күрсәтүче символ”, - диде композиторның хатыны.

Минтимер Шәймиев истәлек тактасы куюның матур гадәткә кереп баруын әйтте. “Илгиз - бөтен гомерен, күңелен, тәнен, җанын сәнгатебезгә, мәдәниятебезгә биргән кеше. Гомерен тулысынча сәнгатькә багышлап, безнең күңелләрдә шундый истәлекләр калдыруы аның бөек шәхес икәнен күрсәтеп тора”, - диде ул композитор турында.

“Мин Минтимер Шәриповичка (Минтимер Шәймиев - Т-и. иск.) бик рәхмәтле, аның ярдәме белән Илгиз Мәҗитов истәлеге сакланачак”, - дип белдерде Галина Мәҗитова.

Тантананы Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Мостафина алып барды. Композиторны искә алырга килүчеләр арасында Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония директоры Кадыйм Нуруллин, 
җырчылар - Асаф Вәлиев, Айдар Фәйзрахманов, Зилә Сөнгатуллина, шулай ук чарада татар дәүләт филармониясенең сәхнә ветераннары бар иде.

Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының башкарма директоры Нурия Һашимова композиторны татар мәдәниятенә зур өлеш керткән күпкырлы талантлы шәхес буларак искә алды. “Тактаны эшләү Илгиз Мәҗитовның хәләл җефете теләге аркасында барлыкка килде. Без Галина Викторовна белән тактаның һәрбер детален карадык. Эшебез, Аллага шөкер, бик матур килеп чыкты”, - диде ул.

Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов Илгиз Мәҗитовка багышлап, Г.Тукай шигырен укыды. 

”Илгиз Мәҗитов Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләгәндә куйган спектакльләр Европа дәрәҗәсендә булды. 1976 елдан ул Татарстан һәм Советлар Союзы күләмендә үткәрелгән күп кенә сәнгать чараларының режиссеры иде. Каракалпак республикасында үткән әдәбият һәм сәнгать көннәрендә сәнгатьнең бөтен төрләрен җепкә тезеп оста итеп үткәрә белде”, - дип искә алды Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллина композиторга гомере буе рәхмәтле булуын әйтте. “Ул минем опера театрында беренче режиссерым. Ул бик яхшы педагог иде. Безнең консерватория өчен алыштыргысыз талант һәм, гомумән, бөек шәхес. Илгиз Мәҗитов укыткан җырчылар хәзер бөтен Россиянең зур сәхнәләрендә җырлыйлар”. - диде ул.

  • Илгиз Мәҗитов - (20. 08.1932 - 14. 06. 2004), җырчы, композитор, режиссер, педагог, профессор, Татарстан Республикасы Концерт эшлеклеләре берлеге рәисе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе. Илгиз Мәҗитов Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе булып та эшләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100