Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Композитор, фольклорчы һәм педагог Солтан Габәши каберенә таш куелды
Кичә Башкортстанның Борай районы Чалкак авылында музыка мәдәнияте эшлеклесе, күренекле композитор, фольклорчы һәм педагог Солтан Габәши каберенә таш куелды. Бу хакта Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев хәбәр итте.
«Авыл мәдәният йортында композиторның 135 еллыгына багышланган хәтер кичәсе узды. Район җитәкчеләренә, кабер ташын куюда һәм кичәне оештыруда катнашучыларга зур рәхмәт. Миңа сәхнәдән Габәшинең авыр язмышы турында сөйләү мөмкинлеге туды. Мин аның берничә әсәрен башкардым. Кичәдә шулай ук студентлар да катнашты. Үзләренең чыгышы белән алар кичне бизәделәр!» – дип язган ул.
Идрис Газиев Солтан Габәшинең оныгы Айгөл Салихова (Габәши) белән
Фото: © Идрис Газиев сәхифәсеннән
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз