news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Композитор Фәрһад Бәхтияри Мәскәүдә кандидатлык диссертациясен уңышлы яклады

Композитор Фәрһад Бәхтияри Мәскәүдә кандидатлык диссертациясен уңышлы яклады
Фото: «Татар-информ»га Фәрһад Бәхтияри тәкъдим итте

Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә композитор Фәрһад Бәхтияринең кандидатлык диссертациясен яклау утырышы узган. Яклау уңышлы тәмамланган, һәм хезмәт диссертация шурасы тарафыннан югары бәя алган.

Фәнни хезмәт татар һәм башкорт халкының вокаль һәм вокаль-инструменталь традицияләренә багышланган. Автор озын көй, мөнәҗәт, курайчылык һәм өзләү кебек күренешләр аша бүгенге мәдәнияткә юл тапкан традицияләрне, аларның заманча музыкада нинди урын алуын өйрәнгән.

«Тикшеренүнең төп фикере шунда: борынгы музыкаль традицияләр музей экспонаты булып кына калмаган, алар бүген дә иҗатчыларның фикерләү рәвешенә йогынты ясый. Татар һәм башкорт музыкасының үзенчәлеге аерым көйләрдә генә түгел, ә башкару манерасында, тембрларда, ансамбль яңгырашында һәм тавыш белән музыка кораллары арасындагы мөнәсәбәттә дә чагыла», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Фәрһад Бәхтияри.

Диссертациядә заманча иҗатта традицион музыкаль фикерләүнең чагылышлары да карала. Аерым алганда, хезмәттә композиторлар Салих Сәйдәшев, Алмаз Монасыйпов, Мәсгудә Шәмсетдинова, Эльмир Низамов, Фәрһад Бәхтияри үзе һәм башка авторларның әсәрләре өйрәнелгән. Шулай ук төрле концерт проектлары, театр әсәрләре һәм электроакустик композицияләр анализланган.

Аның әйтүенчә, яклау барышында диссертациягә әйдәп баручы оешма буларак Уфа дәүләт сәнгать институты бәяләмәсе тәкъдим ителгән. Рәсми оппонентлар – сәнгать фәннәре докторлары Ирина Нуриева (Ижевск) һәм Земфира Сәйдәшева (Казан) – хезмәтнең актуальлеген һәм яңалыгын билгеләп үткән, берничә фәнни сорау һәм тәкъдим дә яңгыраган.

«Яклауны Казанда да күзәтеп бару мөмкин булды. Казан дәүләт консерваториясенең бер аудиториясендә махсус онлайн-трансляция оештырылды. Анда профессорлар, укытучылар, студентлар җыелып, Мәскәүдәге яклауны туры эфирда карады», – диде композитор.

Фәрһад Бәхтияринең диссертациясе татар һәм башкорт музыкаль мирасын заманча күзлектән аңлатырга омтылуы белән әһәмиятле. Автор традицион мәдәният белән бүгенге сәнгать арасында өзлексез бәйләнеш барлыгын күрсәтергә тырыша.

news_right_1
news_right_2
news_bot