Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Композитор Эльмир Низамов: Хәйдәр Бигичев тавышы аша татар моңы белән таныштым
«Кайтаваз. Хәйдәр Бигичев» концертына багышланган матбугат очрашуында композитор Эльмир Низамов Хәйдәр Бигичевның тавышы аңа ничек тәэсир итүе һәм «Хәйдәр» җырының язылу тарихы белән таныштырды.
«Композитор, шагыйрь күпме җыр язса да, җыр бары тик җырчы тавышында гына эшли башлый. Мине Хәйдәр Бигичевнең искиткеч тавышы җәлеп итте. Аның тавышында халыкчынлык та, моң да, интеллигентлык та бар. Аның аша 19 яшемдә мин татар моңы белән таныштым», – диде ул.
Очрашу барышында җырчы Алмас Хәсәенов Эльмир Низамовның Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә иҗат ителгән «Хәйдәр» җырын башкарды. Композитор җырның язылу тарихы белән таныштырды.
«5-6 ел элек Рифат Фәттахов (Ваһапов фонды директоры, продюсер – иск. «Татар-информ») әлеге текст белән миңа эшләп карарга тәкъдим итте. Мин ул текстны күп тапкырлар укып та, уйнап та карадым – озак яздым. Җырны язганда, мин Хәйдәр Бигичевнең тавышын күз алдында тотып иҗат иттем. Менә шулай җыр килеп чыкты. Хәзерге вакытта җырчыларның әлеге җырны башкаруларына, аның яңгыравына мин бик шат», – диде Эльмир Низамов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз