news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Композитор Эльмир Низамов татарлар музыка яратмый бугай дигән фикергә килгән

Эльмир Низамов Казанда Милли музыка театры булмауны татарларның музыка яратмавыннан күрә.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Танылган яшь композитор Эльмир Низамов татарлар музыка яратмый бугай дигән фикергә килгән. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесе белән аралашканда әйтте.

“Бәлки мин коточкыч начар фикер әйтәмдер, әмма мин, чыннан да, шундый фикергә килә башладым – татарлар музыка яратмый бугай. Татарның милли музыка театры булмау да шуңа бәйледер”, - дип фаразлый ул.

Яшь композиторның сүзләрен 50 елдан артык эш тәҗрибәсе булган композитор һәм музыкант, Камал театрының музыка бүлеге җитәкчесе Фуат Әбүбәкеров та җөпләде: “Әйе шул, татар зыялылары Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залына да, башка классик концертларга да йөрмиләр”, - диде ул.

Искәртеп үтәбез, “Татар-информ” татар җәмәгатьчелегенең татар милли музыкасына багышланган “Мирас” фестиваленә йөрмәве турында язган иде. Сигез ел дәвамында тапшырылып килгән “Тантана” театр премиясенең “Музыкаль театрда иң яхшы роль” номинациясенең милли проектларга бирелгәне булмады. Быел “Әлиф” хореографик спектакле бу номинациягә дәгъва итсә дә, “Сфорцандо” фонды проектына өстенлек бирелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100