news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Композитор Эльмир Низамов «Мәгариф» журналы өчен көй иҗат иткән

Низамов Петр Чайковскийның «Ел фасыллары» циклы белән илһамланган.

Композитор Эльмир Низамов «Мәгариф» журналы өчен көй иҗат иткән
Рамиль Гали

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Мәгариф» журналының яңа «Милли көй» проекты композитор Эльмир Низамов иҗат иткән әсәрдән башланып китә.

«Петр Чайковский „Ел фасыллары“ циклын „Нувеллист“ журналы өчен махсус язган булган. Ул музыка тарихында бик матур әсәр булып калды. Мин дә, аның идеясе белән илһамланып, балалар өчен әсәр яздым», — дип сөйләде ул Г. Тукай әдәби музеенда узган журналларны тәкъдим итү кичәсендә.


news_right_1
news_right_2
news_bot