news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Композитор Эльмир Низамов Федор Шаляпин турында опера язарга алынган

Композитор Эльмир Низамов Федор Шаляпин турында опера язарга алынган
Салават Камалетдинов

Композитор Эльмир Низамов Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театры заказы белән опера язарга алынган. Спектакль Шаляпин турында булачак.

«Федор Иванович турында операга старт бирелде», дип язган ул аккаунтына һәм театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, режиссер Юрий Александров һәм либреттист Константин Рубинский белән төшкән фотосын урнаштырган.

Операның кайчан әзер буласы билгеле түгел. «Башта аны башларга кирәк», - диде Эльмир Низамов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

  • Быел җәмәгатьчелек бөек рус җырчысы Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 еллыкны билгеләп уза.
news_right_1
news_right_2
news_bot