Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Композитор Эльмир Низамов Федор Шаляпин турында опера язарга алынган

Композитор Эльмир Низамов Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театры заказы белән опера язарга алынган. Спектакль Шаляпин турында булачак.
«Федор Иванович турында операга старт бирелде», дип язган ул аккаунтына һәм театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, режиссер Юрий Александров һәм либреттист Константин Рубинский белән төшкән фотосын урнаштырган.
Операның кайчан әзер буласы билгеле түгел. «Башта аны башларга кирәк», - диде Эльмир Низамов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
- Быел җәмәгатьчелек бөек рус җырчысы Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 еллыкны билгеләп уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз