news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Композитор Эдуард Эллингтонның тууына 110 ел тулу уңаеннан — концерт

“По прозвищу ДЮК” дип исемләнгән программа аның әсәрләреннән төзелгән

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). 27 март көнне ТР Эчке эшләр министрлыгы концерт залында Татарстан Кинематографиясе дәүләт оркестры концерты була. “По прозвищу ДЮК” дип исемләнгән әлеге программа композитор Эдуард Эллингтонның тууына 110 ел тулуга багышлана.
Оркестрның сәнгать җитәкчесе — Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Виктор Деринг. Солист — Татарстанның атказанган артисты Лилия Чугунова.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, концерт программасы Э.Эллингтонның “Настроение “Индиго”, “Си Джэм. Блюз”, “В мягких тонах”, “Сентиментальное настроение”, “Вообрази мое расстройство”, “Solitude”, “Старый цирковой поезд”, “Я начинаю видеть свет” һәм башка әсәрләреннән төзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot