news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Композитор Алсу Сөнгатуллина иҗат кичәсендә шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән җырлаячак

Композитор Алсу Сөнгатуллина иҗат кичәсендә шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән җырлаячак
Фото: Алсу Сөнгатуллинаның шәхси архивы

10 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә «Шәрык клубы»нда (Казан, Татарстан урамы, 8 йорт) композитор, пианист, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Алсу Сөнгатуллинаның иҗат кичәсе була.

«Концерт программасында яңа әсәрләр яңгыраячак. Иҗат кичәсендә танылган шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, җырчылар – Әмир Әхмәдишин (баритон) һәм Диләрә Нәбиуллина (сопрано, «Галиябану» фильмында төп рольне башкаручы), Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестры солистлары, Мәскәүнең «Дирижабль» вокаль төркеме катнашачак. Концертта бергә иҗат иткән җырыбызны Йолдыз Миңнуллина белән җырларга ниятлибез», - диде «Татар-информ»га Алсу Сөнгатуллина.

  • Алсу Сөнгатуллина - Казан композиторлар мәктәбе вәкиле, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100