Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Компенсация алырга теләгән әлмәтле акчасыз калган
Ханым мошенниклар күрсәткән исәп-хисап счетына 172 550 сум акча күчергән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Әлмәт, 20 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Полиция бүлегенә 54 яшьлек әлмәтле мөрәҗәгать итеп, мошенниклар корбаны булганын хәбәр иткән. Билгесез зат зыян күрүченең өй телефонына шалтыратып, элек сатып алынган биологик актив өстәмәләр өчен компенсация вәгъдә иткән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Компенсация алу өчен әлмәтле салым түләргә тиеш булган. Шалтыратулар 22 июльдән 15 августка кадәр дәвам иткән. Нәтиҗәдә, ханым мошенниклар күрсәткән исәп-хисап счетына 172 550 сум акча күчергән.
Ләкин вәгъдә иткән компенсация аңа барып җитми, шалтыратучылар да элемтәгә керми. Соңрак полиция хезмәткәрләре әлеге телефон номеры Мәскәүдә теркәлгән булуын ачыклыйлар. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз