Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Коммунистлар партиясенең төбәк бүлеге лидеры Риф Зарифуллин җавап тотачак
Коммунистлар партиясенең төбәк бүлеге лидеры Риф Зарифуллин җавап тотачак
(Казан, 11 апрель, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Кичә Казанда Галиәскар Камал театры янындагы мәйданда җирле коммунистлар тарафыннан оештырылган митинг вакытында Милли-большевиклар партиясенең ун вәкиле тоткарланган. Алар белән бергә әлеге партия вәкилләренә республикада аларның эшчәнлеге рөхсәт ителмәгән) митингта чыгыш ясарга рөхсәт итүче коммунистлар партиясенең төбәк бүлеге лидеры Риф Зарифуллин тоткарланган.
Искә төшереп үтәбез, бер ел элек ТР Югары суды тарафыннан Татарстанда Эдуард Лимонов җитәкчелегендәге Милли большевиклар партиясенең эшчәнлеген туктату турында карар кабул ителгән иде. Әмма кичә "лимоновчылар" коммунистлар митингында Мәскәүдә "законсыз хөкем ителгән" фикердәшләрен азат итү таләбе белән чыгыш ясаган һәм үз сафларына чакыручы листовкалар тараткан.
Коммунистлар партиясенең төбәк бүлеге лидеры Риф Зарифуллин "Җыелыш, митинг, демонстрация һәм пикетлар турында"гы Федераль законның 5 маддәсен бозган өчен тоткарланган, "лимоновчылар"ның митингта чыгыш ясавы турында шәһәр хакимияте белән килешенмәгән булган. Милли- большевиклар партиясенең барлык вәкилләре - Казан вузлары студентлары. Яшьләрнең документлары тикшерелгәч, исемнәре Эчке эшләр идарәсе картотекасына кертелгән һәм алар азат ителгән, ә листовакалар экспертизага җибәрелгән. Хәзерге вакытта бу факт буенча материаллар Вахит районы прокуратурасына җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз