news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коммунистлар мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлекне ныгыта

Коммунистлар партиясенең ТР Дәүләт Советындагы фракциясе бүгеннән ММЧ белән даими очрашулар сериясен башлап җибәрде

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Коммунистлар партиясе хакимияткә гади оппозиция түгел, ә конструктив диалог алып баручы оппозция. Без актуаль проблемалар буенча фәнни нигезләнгән төпле тәкъдимнәр кертәбез. Актуаль мәсьәләләрне хәл итү массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәменнән башка мөмкин түгел. Тик коммунистлар партиясенең эшчәнлеге бүген мәгълүмат чараларында бик аз яктыртыла, мөрәҗәгатьләр, чыгышлар еш кына бирелми”. РФ Коммунистлар партиясенең дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советындагы фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов бүген журналистлар белән очрашуда әнә шулай дип белдерде. Коммунистлар фикеренчә, әгъзалары санына бәйсез рәвештә, республика парламентындагы ике фракциянең дә хокуклары тигез сакланырга тиеш. Парламенттагы сәяси партияләрнең эшчәнлеген тигез яктырту мәсьәләсе федераль дәрәҗәдә закон белән тәэмин ителгән. Хафиз Миргалимов белдергәнчә, шушындый ук законны республикада да кабул итү зарур.

Коммунистлар фракциясе әгъзаларын норма буенча кварталга бер тапкыр гына каралган матбугат очрашулары канәгатьләндерми. Алар каләм ияләре белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен айга бер тапкыр матбугат конференцияләре уздырырга кирәк дип саный. Шушы ниятләрен үз көчләре белән тормышка ашырырга булганнар. Шулай итеп, Коммунистлар партиясенең ТР Дәүләт Советындагы фракциясе бүген ай саен уздырылачак матбугат очрашулары сериясен ачып җибәрде. Парламент бинасында узган тәүге очрашуда фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимовтан тыш, фракция әгъзалары Альберт Бикмуллин белән Рафаил Нуретдинов катнашты.

Парламентның бу чакырылышында коммунистлар фракциясе 6 кешене тәкъдим итә. Бу чорда фракция 9 утырышын уздырырга өлгергән. Каникуллар чорында урыннарга чыгып сайлаучылар белән актив очрашулар алып барылган. Матбугат очрашуында шунда күтәлергән актуаль мәсьәләләр, фракциянең парламеттагы эшчәнлеге хакында сүз барды. .

Парламентның күптән түгел узган утырышында транспорт салымы ставкасын күтәрү белән бәйле закон проекты каралган иде. Салым ставкасын үзгәртү, бюджет югалтуларын каплауга бәйле. Әмма Рафаил Нуретдинов белдергәнчә, аның йөкләнеше гади халык җилкәсенә төшәчәк. Шул рәвешле бюджет проблемаларын хәл итәргә тырышу дөрес түгел, дип саный коммунистлар. Фракция республика парламеты утырышында беренче укылыштан узган тынлыкны саклау турындагы закон проектына да төзәтмәләр әзерләгән. Алар бу вакытны гамәлдәге проектта язылганча кичке 10 нан иртәнге 6 га кадәр түгел, ә иртәнге 7 гә кадәр озайтуны алга сөрә.

Авыл хуҗалыгына килгәндә, коммунистлар авыл җирендә хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны сизелерлек кимүдә инвесторларны гаепле саный, алар хуҗалык алып бару өчен мөмкинлекләрне чикли дип исәпли. Коммунистлар фикеренчә, ташламалы кредитлар, субсидияләр алып эшчәнлеген көйләгән инвесторлар авыл җиренә керемен арттыру өчен түгел, беренче чиратта, биредә социаль проблемаларны чишү өчен килгән иде югыйсә. Бүген алар янәдән авыл кешесенә хезмәт хакын продукт белән түләү практикасын кертә башлаган. Өстәвенә, күп җирләрдә инвесторлар халыкка пай җирләре өчен дөрес түләү алып бармый. Бүген бер гектар җиргә уртача 50 сум түләнә. 10 гектар пай җире булган авыл агаена бер капчык он белән исәп-хисап ясала. Фракция әгъзалары пай җирләренең минималь бәясе 500 сумнан да ким булмаска тиеш дип исәпли. Алар бу мәсьәләне Дәүләт Советының киләсе утырышларында күтәрергә җыена.

Бүгенге очрашуда шулай ук ерак авылларны юллы итү, ел дәвамында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештыру, тариф сәясәте, тарихи һәйкәлләрне саклауга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.

Коммунистлар журналистлар белән чираттагы очрашуны ноябрь урталарына - Бөек Октябрь революциясе көнен билгеләп узганнан соңгы чорга билгеләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100