Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Коммуникацияләргә кагылышлы минималь таләпләр барлык спорт объектларында да үтәлергә тиеш
ТР Премьер-министры шулай дисә, санлы телевидение үсеше өчен дәүләт ярдәме кирәк, дигән фикердә “ТНВ” ТРК генераль директоры
(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан Универсиадасына дип күптән түгел төзелгән 8 спорт объектының 2се генә телетрансляция оештыру өчен тулысынча инфраструктура белән тәэмин ителгән, әллә кайчаннан бирле кулланылышта булган һәм Бөтендөнья спорт уеннарында файдаланылачак “Татнефть-арена” белән “Баскет-холл”да исә телекамера кабельләрен спортчылар һәм тамашачылар аягы астыннан сузарга туры килә, дип белдерде бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында “ТНВ” ТРК генераль директоры Илшат Әминов. ТР Министрлар Кабинетында барган утырышта катнашкан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, коммуникацияләргә кагылышлы минималь таләпләр барлык объектларда да үтәлергә тиеш, дип, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, “Татинвестгражданпроект” институты генераль директоры Ирек Фәйзуллинга Универсиада көннәрендә массакүләм матбугат һәм коммуникация чаралары эше өчен шартлар булдыру зарурлыгын басым ясап әйтте.
И.Әминов чыгышында билгеләп үткәнчә, 2009 ел “ТНВ” каналын Россия мәгълүмати киңлекләрен яулауда уңышлы ел санала: аны федераль каналга кертү өчен тагын бер ясалган, кабельле телевидение операторлары белән 300ләп килешү төзелгән. Нәтиҗәдә, 2010 елның 1 гыйнвары мәгълүматлары буенча, хәзер Татарстаннан читтә 2 млн. абонентның “ТНВ”ны карау мөмкинлеге бар. Моннан тыш, әлеге телеканалның гадәти режимдагы кичке тапшыруларын Владимир, Ульяновск, Пермь, Свердловск өлкәләрендә, Красноярск краеның Лесосибирск шәһәрендәгеләр, җир өсте санлы (цифрлы) эфир аша исә телетапшыруларны Казанда, Курган һәм Свердловск өлкәләре, Мордовиядәге торак пунктларда тамаша кыла алалар. “Утырышта Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Александр Жаров катнашуын исәпкә алып, мөрәҗәгать итәсем килә: санлы телевидение үсеше өчен дәүләт ярдәме кирәк. Безнең иярченне кулланылыштан өзәләр, алга таба үсешебез ничек булыр, бәйсез операторларның язмышы билгесез... Шуңа күрә, Россиядә санлы телевидениенең үсеш стратегиясен төгәл беләсе килә”, - дип 1 марттан соң булачак үзгәрешләр мәсьәләсен күтәрде Илшат Әминов.
Болардан тыш, республикада бүген югары технологияле медиа-комплекс төзү архимөһим мәсьәлә булып тора, әмма Казансу ярындагы медиа-комплекс “ТНВ” бинасы буларак планлаштырылый, дип шуңа игътибарны юнәлтеп, генераль директор аның телевидение, Интернет, барып чыкса, газета ресурслары урнашачак уртак бина булачагын искәртте. “Казанның Шоссе урамында салыначак медиа-комплекс
“Казан Универсиадасы – үсеш һәм кадрлар әзерләү өчен уникаль мөмкинлекләр бирә торган вакыйга. “Спорт уеннарын тапшыру” коммерцияле булмаган автоном оешма Универсиаданың броадкастеры булачагы гамәлдә хәл ителгән”, - дип, Александр Жаров Универсиада һәм соңрак Олимпиаданы яктыртканда кулланылачак HD стандартлы күчмә телевизион станция сатып алу мәсьәләсенә якын арада нокта куелачагын игълан итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз