news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коммуналь хезмәтләргә тарифлар 2024 елның 1 июленә кадәр үзгәрмәячәк

Коммуналь хезмәтләргә тарифлар 2024 елның 1 июленә кадәр үзгәрмәячәк
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россиянең барлык төбәкләрендә коммуналь хезмәтләргә тарифларны планлы индексацияләү 2024 елның 1 июленнән, ел ярымлык тәнәфестән соң булачак. 2023 елда индексация булмады, дип искәртте бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республика Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев.

«Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Федераль закон таләпләренә туры китереп, 2024 елга тарифларны быелның 20 декабренә кадәр расларга тиеш. Тарифлар Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган социаль-икътисади үсеш фаразы күрсәткечләрен исәпкә алып хисапланачак», — диде ул. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова яза.

Спикер билгеләп үткәнчә, коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләү индексы үсеш чиге, Россия Хөкүмәте карары белән, республикада уртача 10,8 процент күләмендә расланган. Аерым муниципаль берәмлекләрдә кулланырга мөмкин максималь рөхсәт ителгән тайпылыш 4,9 процент күләмендә билгеләнгән.

Бу күрсәткечләр барлык 913 муниципаль берәмлекне һәм җиде коммуналь хезмәтне исәпкә алып, Татарстан өчен уртача кабул ителгән. Конкрет коммуналь хезмәткә тариф үсеше уртача зурлыктан аерылырга — зуррак һәм кечерәк булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100