news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсешенең чик индекслары 9 дан 12 процентка кадәр булачак

Татарстанда республика муниципаль берәмлекләрендә гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең чик (максималь) индекслары 2022 елның декабренә һәм 2023 елга расланды. Тиешле указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Чик индекслары нигезендә теге яки бу хезмәткә, электр белән тәэмин итүдән алып чүп чыгаруга кадәр тариф күләме исәпләнә.

Яңа указ буенча, узган ел ахырында 2022 елга расланган индекслар 30 ноябрьгә кадәр генә гамәлдә. 2022 елның 1 декабреннән 31 декабренә кадәр чик индекслар, торак пунктка карап, 9дан 12 процентка кадәр булачак. 2023 ел дәвамында шул ук индекслар үз көчендә кала, ләкин инде артмаячак.

Иң югары чик индексы – 12 процент – Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Арча, Баулы, Бөгелмә, Иннополис, Зәй һәм Яшел Үзән, шәһәр тибындагы барлык бистәләр (Кама Аланы, Балык Бистәсе, Урыссу һ.б.), шулай ук кайбер – Красный Бор, Октябрь, Осиново, Габишев, Комлы Ковал, Кызыл Чишмә, Әбсәләм, Димтамак һәм Яңа Чишмә районнары авыл җирлекләре өчен билгеләнгән.

Казан өчен чик индексы 10 процент тәшкил итәчәк. Түләүләр артуны нигезләү сыйфатында «Водоканал» оешмасының 2022-2028 елларга үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары объектларын модернизацияләүгә һәм реконструкцияләүгә юнәлдерелгән инвестицион программасы күрсәтелгән.

Татарстанның башка торак пунктлары өчен чик индексы 9 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Искәртеп узабыз, быел 1 июльдә торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар уртача 6,2 процентка арткан иде инде. Гадәттә индексация ел башында һәм уртасында була, ләкин бу көздә РФ Хөкүмәте газга, электр энергиясе, су һәм җылылык белән тәэмин итүгә тарифлар индексациясен 2022 елның 1 июленнән 2022 елның 1 декабренә күчерү турында карар кабул итте. Шул ук вакытта әлеге карар нигезендә тарифлар бер ел ярымнан артык үзгәрмәячәк дип вәгъдә ителде (киләсе индексация 2024 елның 1 июлендә генә булачак).

2022 елның 1 декабреннән ил буенча халык өчен тарифларны индексацияләүнең чик дәрәҗәсе 9 проценттан артмаска тиеш. Ләкин бу уртача: һәр төбәк эчендә, Татарстан да монда искәрмә түгел, үзгәрешләр булуы мөмкин.

«Срокларны күчерү бөтен ил буенча торак-коммуналь хуҗалыгы инфраструктурасын үстерү һәм эшне өзлексез тәэмин итү, халык өчен сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүне саклау зарурлыгы белән бәйле. Тарифларны индексацияләү җылылык трассаларын, суүткәргечләрне һәм башка объектларны яңарту өчен кирәк», - дип аңлаттылар РФ Икътисади үсеш министрлыгында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100