Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары җыелу сәбәпле, Әлмәт кешесе фатирыннан чыгарылган
Әлмәттә коммуналь түләүләр бурычлары аркасында ир-атны фатирдан куып чыгарганнар. Суд утырышында торак бинаның муниципалитетныкы булуы ачыкланган, бу расланган. Әлеге фатир ордер нигезендә алынган. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Әлмәт таңнары».
Әлмәтле 6 айдан артык вакыт дәвамында җитди сәбәпләрсез торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән, бу социаль наем шартнамәсе буенча торак урынын яллаучы вазифаларын бозу булып тора. Аның торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 500 мең сумнан артык тәшкил итә.
Россия Федерациясе Торак кодексының 67 маддәсенең 3 өлеше 5 пункты нигезендә, социаль наем шартнамәсе буенча торак урынын яллаучы торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне вакытында башкарырга тиеш.
Әгәр аның белән бергә яшәүче гаилә әгъзалары 6 айдан артык вакыт дәвамында җитди сәбәпләрсез торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләмәсәләр, алар суд тәртибендә гражданнарны тулай торакка урнаштыру өчен билгеләнгән торак урыны күләменә туры килгән социаль наем шартнамәсе буенча башка торак урыны биреп, күчерелергә мөмкин.
«Мондый шартларда дәгъвачының таләпләре канәгатьләндерелә. Карар законлы көченә кермәгән һәм шикаять ителергә мөмкин», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз