news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коммуналь түләүләр үсеше инфляцияне өч тапкыр узып киткән

Гыйнвар – октябрь айларында коммуналь хезмәтләр өчен уртача чекның суммасы 9,5 процентка артып, 2 мең 700 сум тәшкил иткән.

Коммуналь түләүләр үсеше инфляцияне өч тапкыр узып киткән
архив/Султан Исхаков

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Гыйнвар – октябрь айларында коммуналь хезмәтләр өчен уртача чекның суммасы 9,5 процентка артып, 2 мең 700 сум тәшкил иткән. Коммуналь түләүләр үсеше инфляцияне өч тапкыр (2,7 процент) узып киткән, дип яза «Известия».

Гыйнвар – октябрь айларында төбәкләрдә онлайн-түләүләр буенча коммуналь хезмәтләр өчен уртача чек, 2016 елның шул чоры белән чагыштырганда, 242 сумга арткан (2 мең 548 сумнан 2 мең 790 сумга кадәр), дип искәртә экспертлар.

Әлеге күрсәткечләр Россия икътисадының кризис фазасыннан чыгуына бәйле булырга мөмкин. Моның бер сәбәбе - гражданнарның хезмәт хакы артуы, ди экспертлар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100